Accessibility links

Русия мөфтиләре: террорчылык нигезе Корьәндә түгел


Русиянең Мөфтиләр шурасы Мәскәү метросындагы терактны гәепләп чыкты, һәлак булганнарың якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Экстремизм һәм террорчылыкның Корьәни Кәримдә һәм Пәйгамбәр сөннәтендә бернинди дә нигезе юк. Террорчы мөселман була алмый, мөселман кеше террорчы була алмый” диелгән, дүшәмбе көнне Мөфтиләр шурасының “Интерфакска” биргән белдерүендә.

Русия мөселман дине житәкчеләре “Корьәндә бер кешене үтерүче бөтен кешелекне үтерүче белән тиң итеп күрсәтелә” дип билгели.

Бөтен Русия мөселманнары исеменнән Мөфтиләр шурасы илдә тәртип һәм тотрыклылык сакларга тырышкан дәүләт һәм хокук саклаучы оешмаларга теләктәшлек белдерде, һәлак булганнарың якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Бу фажига барлык мөселманнарның йөрәкләрендә жан ярасы булып кабул ителде. Без чын күңелдән югалту кичергәннәрнең кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы тәгаләдән түземлелек, тән һәм жан яраларыннан тизрәк савыгуны телибез", диелгән Мөфтиләр шурасы мөрәжәгатендә.
XS
SM
MD
LG