Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда конституциянең 31 матдәсен яклап урам жыены узачак


Бүген Екатеринбурда конституциянең жыелышлар иреге турындагы 31-нче матдәсен яклап урам жыены узачак. Ул чара шартлауларда һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланачак.

Бу чара Екатеринбурда икенче тапкыр уздырыла. Аны гражданлык активистлары уздыра. Алар шәһәр администрациясенә алдан ук гариза язып, бу чараны уздырырга рөхсәт алганнар.

Һәр айның 31-е көнне андый чаралар Мәскәүдә дә уза. Ләкин бу юлы метродагы шартлаулардан соң матәм көне игълан ителгәнгә күрә, Мәскәү оппозициясе Триумфаль мәйданга килмәскә булган.

Екатеринбурдагылар урам жыенын барыбер уздырырга карар кылган. Митингта катнашучылар аның бернинди гаугасыз узуына шикләнми.
XS
SM
MD
LG