Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида солдатны мыскыл иткән прапорщикка хөкем карары чыгарылган


Новосибирски хәрби мәхкәмәсе Русия Эчке эшләр министрлыгы прапорщигын дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Аның мыскыллауларыннан хәрби хезмәттәге бер солдат үз-үзен үтергән.

“Интерфакс” хәбәрләренә караганда, Виталий Расулов тагын ике солдатны кыйнауда гәепләнә.

Тикшерү, 2009 елның сентяберендә солдат Павел Падча-Кулинең аны Расулов түбәнсетүләргә дучар итеп кыйнаганнан соң, асылынып үлүен ачыклаган.
XS
SM
MD
LG