Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакиев БМОдан ярдәм таләп итте


Кыргызстанда 7-8нче апрельдә оппозиция тарафдарларының протест чараларыннан соң башкала Бишкәктән качып китәргә мәҗбүр булган Кыргызстан президенты Корманбәк Бакиев, илдә тотрыклыкны тәэмин итү өчен БМОдан тынычлык көчләре җибәрүне таләп итте.

Кыргызстандагы вакыйгаларны тикшерү өчен халыкара бәйсез тикшеренү уздыруны да сораган Бакиев, вазифадан чигенергә җыенмый.

Кыргызстанда оппозиция башлыгы Роза Отунбаева җитәкчелегендә төзелгән вакытлыча хөкүмәт, каршылык чараларында 81 кешенең үлеменә сәбәп булган өчен Бакиевкә каршы мәхкәмә эше башланачагын белдерә.

Риа Новости агентлыгына ясаган чыгышында Бакиев, "Кыргызстанда саклану һәм эчке эшләр министрлыгының эшли алмый, Республика бу гысьян хәрәкәтен үз башына тукта алмаячак", дип әйтте.

Вакыйгаларда кемнең гаепле булуы турында тарафсыз бер нәтиҗәгә килүнең мөмкин булмавын әйткән Бакиев, бәйсез бер комиссия төзәргә чакырды. Бакиев, "Әгәр халыкара бәйсез комиссия тикшеренүләр нәтиҗәсендә вакыйгаларда президентның җаваплы булуы турында карарга килсә, мин ул чагында халкым алдында үз җaваплылыгымны үтәргә әзермен" диде.

Вакытлыча төзелгән яңа хөкүмәт башлыгы Отунбаева да, Reuters хабәр агентлыгына ясаган белдерүендә, Бакиевнең вакыйгаларда гаеплелеге турында тикшеренү эшләре баруын әйтте. Бакиевнең ике улы һәм бер туганын да кулга алу турында карар чыгарылуы белдерелә.

Икенче яктан Отумбаева, "вакыйгалар вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнары Бакиевдән өч алырга теләячәк, бу очракта Бакиевнең иминлеген саклау мөмкин булмаячак", дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG