Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Мәскәүгә яңа вәкилен билгеләде


Татарстанның Русиядәге тулы хокуклы вәкиле итеп Равил Әхмәтшин билгеләнде. Бу хактагы фәрманга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Татарстанның элекке вәкиле Нызыйф Мәриханов вазифасыннан алынды.

Милиция генерал-майоры Равил Әхмәтшин чыгышы белән Татарстанның Әлмәт районыннан, моңа кадәр Русия эчке эшләр министрлыгының баш мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләде.

Әхмәтшин КДУның тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияте бүлеген һәм юридик факультетын тәмамлаган.

Яңа Татарстан вәкиленең финанс белеме дә бар, 2006 елда ул хокук фәнендә кандидат эшен яклаган, ике бала атасы.

XS
SM
MD
LG