Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда АКШ һәм Кытай башлыклары очраша


Кытай һәм АКШ президентлары Һу Җинтао һәм Барак Обама бүген Вашингтонда атом иминлегенә багышланган саммит алдыннан аерым очраша. Очрашу вакытында Обама Кытай җитәкчесеннән Иранга каршы чикләүләр кертүгә хуплауга өмет итә.

Ике ил арасында соңгы арада киеренке булган мөнәсәбәтләр бу очрашудан соң җайланырга тиеш, дип фаразлана.

АКШка юлга чыгар алдыннан Кытай тышкы эшләр министры Цуй Тянькай каршылыкларга карамастан, Пекин белән Вашингтонның мәнфәгатьләре бер, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG