Accessibility links

Мәскәүдә федераль хәким үтерелде


Дүшәмбе Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе хәкиме Эдуард Чувашов үтерелгән. Прокуратураның тикшерү комитеты һөҗүм аның эшенә бәйле булган, дип фаразлый.

Хәкимгә һөҗүмне Чувашов яшәгән йорттагы видеокамералар яздырган, күршеләр атышлар ишеткән.

Эдуард Чувашов соңгы елларда милләтара нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләрне тикшерә иде. 8 апрель көнне хәким рус милләтчеләре төркеме башлыклары Артур Рыно һәм Павел Скачевскийга хөкем карарларын чыгарган иде. 25 февральдә Чувашов славян булмаган кешеләрне үтерүдә гаепләнгән “Ак бүреләр” милләтчеләрен хөкемгә тартты.

Эдуард Чувашовка 47 яшь иде.

1996-2008 елларда Русиядә хәкимнәргә 23 һөҗүм ясалган, аларның күбесендә хәкимнәр һәлак булды. Соңгы очрак Самарда булды. 2008 елның 25 ноябрендә Самар өлкә мәхкәмәсе рәисе Любовь Дроздова барган машинага ут ачылды. Хәкимәнең эче яраланды, әмма ул исән калды һәм эшен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG