Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина 2012 елга атом чималын юк итәчәк


Вашингтонда барган атом иминлеге саммитында Украинаның 2012 елга кадәр атом коралын ясау өчен куллана алырлык чималны юк итүе турында килешенде. Бу хакта АКШ һәм Украина президентлары Барак Обама һәм Виктор Янукович белдерде. Чимал юк ителер өчен Русия яки АКШка җибәреләчәк. АКШ президенты бу килешүне “тарихи” дип атады һәм Украинага техник һәм финанс ярдәм вәгъдә итте.

Атом иминлегенә багышланган җыен кысаларында Обама Кытай, Үрдүн, Украина, Әрмәнстан, Казакъстан һәм Малайзия президентлары белән аерым очрашып сөйләште.

Катнашучылар санына караганда мондый зур җыенның 1945 елда Сан-Францискода БМО кору конференциясеннән соң булганы юк иде. АКШ президенты Вашингтонда ике көнлек җыенга 47 ил башлыкларын һәм рәсми вәкилләрен чакырды. Шулай ук саммит кысаларында 200ләп атом белгече катнашында конференция үтә.
XS
SM
MD
LG