Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе президентның китүен таләп итә


Украинада Юлия Тимошенконың оппозиция берлеге президент Виктор Януковичны сайлауалды вәгъдәләрен үтәмәүдә гаепләп аны урыныннан китүен таләп итте.

Тимошенко тарафдарлары Югары Радада “Янукович, пенсия һәм эш хаклары кайда?”, “Янукович, кайда социаль бюджет?” дигән шигарьләр тотып торды.

Кичә Тимошенконың иң якын тарафдары, элекке вице-премьер Александр Турчинов үз чыгышында хакимиятләргә атап, “вәгъдәләрегезне үтәгез яисә халык алдында ялган сөйләгәнегезне танып урыныгыздан китегез”, диде.

Оппозиция бу чаралары белән Регионнар партиясенең әле сайлауга кадәр тәкъдим иткән аз керемле кешеләргә өстәмә түләүләрне арттыру канун өлгесен кире кагуына ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG