Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 29 март шартлауларында шикләнүчеләр кулга алынды


Мәскәү хокук саклау хезмәтләре хәбәр итүенчә, башкалада 29 март метро тукталышларында террор һөҗүмнәрен оештыруга катнашы булган берничә кеше кулга алынган. Аларның төгәл саны хәбәр ителми. Прокуратураның тикшерү комитетыннан да бу хакта аңлатмалар булмады.

Атна башында Федераль Иминлек Хезмәте (ФСБ) башлыгы Александр Бортников Мәскәү метросы һәм Дагыстанның Кизләр шәһәрендә булган шартлауларны кемнәр оештырганы ачыкланды, дип белдергән иде.

Мәскәү метросының "Лубянка" һәм "Парк Культуры" тукталышларындагы шартлауларда 40 кеше һәлак булды, 100-ләп кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG