Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина диңгездә уртак хәрби күнегүләр оештырачак


Русиянең Кара диңгездәге хәрбиләре һәм Украинаның хәрби-диңгез көчләре 7 еллык тәнәфестән соң июнь аенда уртак күнегүләр оештырачак.

Чараларның күбесе компьютерларда гына булачак, диңгездә берничә эзләү-коткару чарасын уздыру гына планлаштырылган.

Соңгы тапкыр мондый уртак күнегүләр 2003 елда булган иде. Беренче мәртәбә Русия һәм Украина хәрби-диңгез күнегүләрен 1997 елда оештырды.

Президентлыкта Виктор Ющенко булган заманда Русия НАТОга керергә теләгән Украина белән мондый уртак чаралар оештырырга теләмәде.

Яңа президент Виктор Янукович Русиянең Кара диңгездәге хәрби көчләренең алга таба да Кырымда калуына рөхсәт бирәчәген белдерде. Русия моның өчен Украинага сатылган газның бәясен киметергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG