Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краковта Польша президенты Лех Качинский җеназасы үтте


Краков – Якшәмбедә Польшаның Краков шәһәрендә президент Лех Качинский һәм аның хатыны Марияның җеназасы үтте. Изге Мария чиркәвендә үткән җеназа мөрәсименнән соң ирле-хатынлы Качинскийлар Польша патшалары сыену тапкан Вавель сараенда җирләнде.

Президент белән хушлашу өчен Краков урамнарында меңләгән кеше җыелды. Европа күгендә таралган көл болыты аркасында күп кенә җитәкче Краковка килә алмады. Русия президенты Дмитрий Медведев җеназада катнашты.

Польша президенты очкычы 10 апрель көнне Катынь корбаннарын искә алу чарасына барганда
Русиянең Смоленск шәһәре янында казага очрады. Очкычта Качинский үзе, аның хатыны, Польшаның югары рәсмиләре, барлыгы 96 кеше бар иде. Алар барысы да һәлак булды.
XS
SM
MD
LG