Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда президентның мөһим вәкаләтләре бетерелде


Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари ил башлыгының мөһим вәкаләтләрен бетерүче канунны имзалады.

Конституцияне үзгәртү нәтиҗәсендә президентның парламентны тарату һәм премьер министрны эшеннән алу вәкаләтләре бетерелә.

Президентка мондый вәкаләтләрне элекке хәрби ил башлыклары Пәрвәз Мөшәррәф һәм Зыя ул Һак биргән иде.

Исламабадта яңа канунны имзалау тантанасында премьер-министр Йосыф Раза Гилани чыгыш ясап бу канун тарихи мөмкинлек бирә һәм демократик, тотрыклы илгә таба бер адым булып тора диде.
XS
SM
MD
LG