Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбовта мәчет төзеләчәк


Тамбов хакимияте шәһәрнең көнчыгыш өлешендә ислам корылмалары төзү проектын раслады.

Өлкә мөселманнары җитәкчесе Габдрәхим Ильясов әйтүенчә, әлегә шәһәрдә бер гыйбадәт йортына 100-150-ләп кеше җыела. Яңа проект нигезендә манаралы, 600 кешелек мәчет төзеләчәк.

Мәчет янында мәдрәсә һәм хәләл азык-төлек кибете дә булачак.

Төзелеш бу елда ук башланыр дип көтелә. Соңгы җанисәп өлкәдә 9 меңләп мөселман яшәвен күрсәткән иде.
XS
SM
MD
LG