Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда парламентка намзәтләр теркәү башланды


Әфганстанда 18 сентябрьдә үтәчәк парламент сайлавына намзәтләр теркәү башланды.

Сайлау комиссиясенең югары рәсмие Зәкрия Баракзай комиссия “сайлау ирекле һәм гадел үтсен өчен” барысын да эшләячәк диде.

Былтыргы президент сайлаудагы гаделсезлекләргә ризасызлык белдергән Көнбатышның һәм җирле сәяси төркемнәрнең басымы нәтиҗәсендә президент Хәмит Карзаи узган атнада сайлау комиссиясенә яңа башлык билгеләде.
XS
SM
MD
LG