Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециянең чыгымнарын киметүе таләп ителәчәк


Бүген Халыкара валюта фонды һәм Дөнья банкы вәкилләре Грециягә финанс ярдәм турында сөйләшер өчен Вашингтонда җыела.

Бу атнада Греция Европа берлеге һәм валюта фондына 45 миллиард евролык ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ярдәм пакетының беренче өлешен Греция 19 майга кадәр алырга өметләнә.

Акча бирер алдыннан халыкара финанс оешмалары Грецияннң чыгымнарын кыскартуын таләп итәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG