Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә яңа хөкүмәт төзү турында сөйләшүләр башланды


Лондон – Британиядә 6 майда үткән парламент сайлаудан соң, яңа хөкүмәт төзү турында сөйләшүләр башланды.

Сайлау нәтиҗәсендә бер партия дә зур күпчелеккә ирешә алмады.

Иң күп тавыш җыйган консерватив партия җитәкчесе Дэвид Камерон өченче урын алган либерал-демократлар белән коалицион хөкүмәт төзү ниятен белдерде.

Шимбәгә каршы төндә Камерон белән либерал-демократлар җитәкчесе Ник Клегг арасында беренче очрашу үтте.

Бу сөйләшүләр нәтиҗә бирмәсә, илнең хәзерге премьеры, икенче урын алган лейбористлар җитәкчесе Гордон Браун либерал-демократлар белән үзе сөйләшергә әзерлек белдерде.
XS
SM
MD
LG