Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым өчен яңа кануннар язылачак


Украина президенты Виктор Янукович премьер-министр Николай Азаров һәм Кырым министрлар шурасы рәисе Василий Дҗартыга “Кырым автоном җөмһүриятенең министрлар шурасы” турында канун өлгесен әзерләргә кушты.

Яңа канунда Кырым хөкүмәтенең вәкәләтләре һәм Кырымдагы милеккә хокуклар, ирекле икътисади һәм өстенлек бирелгән үсеш зоналары билгеләнергә тиеш булачак.

Шулай ук Янукович Керчь бугазы аша күпер төзү проектын әзерләргә кушты.

Президент фәрманы белән Кырымда А.П.Чехов музее төзекләндереләчәк.
XS
SM
MD
LG