Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда мөселманнар киеме кибете ачылды


Екатеринбур шәһәрендәге кибетләрнең берсендә мөслимәләр киемнәре тәкъдим ителде. Әлеге киемнәргә ихтыяҗ булачакмы, әлегә мәгълүм түгел. Әмма дизайнер Рузалия Әхмәтова эшкә күбрәк тегүчеләр алмакчы.

Мондый кибет ачу Әхмәтовада ислам киемнәре бәйгесендә катнашканнан соң туган. Киләчәктә сатуда мөслимәләр өчен уңайлы булган букчалар һәм аяк киемнәре дә барлыкка килер дип фаразлана.

Уралда мөселман киемнәре үсеш алганда, Көнбатышта киресенчә пәрәнҗәне тыю турында канун өлгесе зур бәхәсләр уятты.
XS
SM
MD
LG