Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Британия мөнәсәбәтләрне яхшыртырга килеште


Русия президенты Дмитрий Медведев телефон аша Британиянең яңа премьер-министры Дэвид Камерон белән сөйләшеп Мәскәү-Лондон мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен тырышырга килеште.

Кремль белдерүендә “Дмитрий Медведев Дэвид Кэмеронны премьер-министр вазифасына билгеләнүе уңаеннан котлады һәм аңа бу эшендә уңышлар теләде”, - диелә.

Британиядә элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконың агулап үтерелүе һәм Русия ватандашларының Британиядә сәяси сыену алуы сәбәпле ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG