Accessibility links

Кандаһар янындагы авиабазага һөҗүм булган


Әфганстанның Көньягында, Кандаһар янында халыкара хәрби көчләр базасына ут ачылган. Берничә хәрбинең яралануы әйтелә.

Ут ачудан соң сугышчылар базага һөҗүм итмәкче булган. Әмма хәрби боралаклар ярдәмендә һөҗүм итүчеләргә каршы тору мөмкин булган.

Җәйгә “Талибан”га каршы планлаштырылган зур һөҗүм чарасында катнашу өчен Кандаһар авиабазсына меңнәрчә хәрби килә.

Шимбә Әфганстанның көньягында һөҗүм һәм мина шартлауда халыкара хәрби көчләрнең 3 солдаты һәм 1 тыныч кеше үлде.
XS
SM
MD
LG