Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта сайлау узды


Таулы Карабах республиканың дәүләт җыенына (парламент) сайлауларның узуы игълан ителде.

“Интерфакс” үзәк сайлау комиссиясенә таянып хәбәр итүенчә, сайлау узган дип саналсын өчен килергә тиеш 25% халык үз тавышын биргән.

Якшәмбе Таулы Карабахта 16 бүлгедә 273 сайлау урыны эшләде.

Бу инде Таулы Карабахта узучы 5-нче сайлау. Европа берлеге аны канунсыз дип саный һәм низагны чишү өлкәсендә халыкара тырышлыкка зыян салыр дип борчыла.
XS
SM
MD
LG