Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда экстремизмда шикләнүче тоткарланган


Дагыстанда 31 март көнне Кизләрдәге терактны оештыруда шикләнелгән җирле яшәүче тоткарланган. Әлеге терактта 10 милиционер һәм ике интихарчы үлде.

“Интерфакс”ка республиканың эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, Ждановка авылында милиционерлар документларны тикшерү өчен машина туктаткан.

Юлчыларның берсе федераль эзләүдә булган Пахрутдин Әхмәдов булуы ачыкланган.

Машинаны тикшерү барышында кораллар табылган. Хәзер тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG