Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты оппозицияне митингтан тыелырга өнди


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат оппозицияне киләсе атнада бәхәсле президент сайлауга бер ел тулуга багышлап урам җыены үткәрү ниятләреннән тыелып калырга дип кисәтте.

Әхмәдиниҗат бу кисәтүен Иран Ислам Республикасына нигез салучы аятулла Рухалла Хөмәйни үлеменең 21 еллыгына багышланган чыгышында ясады.

Тәһранның көньягында Хөмәйни төрбәсендә чыгыш ясап Әхмәдиниҗат үзенең көндәшләрен Хөмәйни юлыннан тайпылуда, Иранның “иң яман дошманнарыча” фикер йөртүдә һәм алар ягына күчүдә гаепләде.

Иранның абруена тап төшерүчеләр сәяси сәхнәдән алып атылачак дип кисәтте Әхмәдиниҗат.

Оппозиция 12 июньдә протест җыены үткәрү өчен рөхсәт сораган иде. Хакимиятләр бу җыенга рөхсәт бирмәс дип көтелә.
XS
SM
MD
LG