Accessibility links

Чиркәсләр автономия сорый


Карачай-Чиркәс республикасы башкаласында узган чиркәсләрнең гадәттән тыш корылтаенда катнашкан вәкилләр республика статусында Русия эчендәге чиркәс автономиясен торгызуны сорады.

Корылтайда шулай ук автономияне торгызу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк милләтара комиссия төзү турында да карар кабул ителде.

Вәкилләр әлеге таләпне күздә тоткан хатны Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин һәм президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгесендәге вәкиле Александр Хлопонинга җибәрергә исәп тота.
XS
SM
MD
LG