Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митинглар өчен махсус урын булдыруга партияләрнең карашлары төрле


Коммунистлар фиркасе һәм “Гадел Русия” партиясе Җәмәгать пулатының Мәскәүдә митинглар һәм иҗтимагый-сәяси чаралар өчен махсус бер урын билгеләү тәкъдимен төрлечә кабул итә.

Коммунистлар фиркасенең үзәк комитет рәисе урынбасары Иван Мельников журналистларга белдерүенчә, бу Конституциягә каршы килә. Аның әйтүенчә, Мәскәү җитәкчеләре болай да халыкның әлеге чараларга кушылмавы өчен бар көчен куя.

“Гадел Русия”нең Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчесе Николай Левичев мондый урын булдыруны мөмкин хәл дип саный, әмма Мәскәүдәге җәмәгатьчелек фикерен белдерү ниндидер аерым җыен кысаларына гына кертелмәсен иде дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG