Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан Русия илчесенә протест хатын тапшырды


Таҗикстандагы Русия илчесенә Русия рәсмиләренең республикада полиомиелит кизүе турындагы сүзләренә ризасызлык хаты тапшырылды.

Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский һәм Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенконың сүзләренә протест белдерде.

Дүшәнбе рәсмиләре шулай ук Мәскәүне коры җимеш һәм күрәгә кертү тыюын гамәлдән чыгаруны сорый.

Таҗикстанда полиомиелит белән авыручылар саны 84кә җиткән. Ике кеше авырудан үлгән.
XS
SM
MD
LG