Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат АКШны ике йөзлелектә гаепли


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Кытайда ясаган чыгышында, БМО иминлек шурасының АКШ йогынтысында эшләвен әйтте. Иран башлыгы моңа өстәп шураның Иранга каршы яңа санкцияләренең "файдасыз" булуын белдерде.

Чәршәмбе көн БМО иминлек шурасы Иранга каршы 4-нче тапкыр санкцияләр кертү турында карар кабул иткән иде.

Иран инкарь итеп килсә дә, Көнбатыш илләре Иранның атом програмы тырышлыклары артында атом коралы җитештерү булуын алга сөрә.

Әхмәдиниҗат Иранның күзәтүче буларак катнашкан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы җыенында катмашмады.
XS
SM
MD
LG