Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Русия көне чаралары үтте


Мәскәү – Шимбә көнне Русия шәһәрләрендә Русия көне уңаеннан көчәйтелгән иминлек чаралары күрелде. Тәртип саклауга 70 меңнән артык милиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр җәлеп ителгән.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, һөнәр берлекләре, төрле партияләр, хәрәкәтләр үткәргән чараларда 2 миллионнан артык кеше катнашкан.

Мәскәү үзәгендә Берләшкән ватандашлар фронты активистлары хөкүмәтнең хәзерге сәясәтенә каршы протест чарасын үткәрде.

“Правое дело” партиясе вәкилләре, Думада беренче укылышта кабул ителгән ФСБ вәкаләтләрен арттыру турындагы канун өлгесенә каршылык белдерде.
XS
SM
MD
LG