Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә ярдәм илтәчәк Иран көймәләренең берсе сәфәргә чыкты


Иранның Газзәгә ярдәм илтәчәк көймәләренең берсе кичә хәрәкәт итүе, икенчесенең исә җомга көнне сәфәргә чыгачагы белдерелде. Иран дәүләт радиосы көймәдә, ашамлык, төзелеш әйберләре һәм балалар өчен уенчыклар булуын белдерә.

Фәләстин милләтен яклау оешмасы җитәкчесе, Газзәгә чикләүләр беткәнчегә кадәр Иран көймәләренең ярдәм ташырга дәвам итәчәген әйтте.

Иран моннан элек Газзәгә Мисыр аша ярдәм җибәргән иде. Соңгы җибәрелгән көймәләр Мисыр аша, яки Газзәгә туры китәрме, бу хакта мәгълүмат бирелмәде.

Моннан кала Мисыр аша, Иран депутатларының да Газзәне зыярәт итәчәге белдерелә.

Инкыйлап сакчыларының көймәне саклаячагы турында хәбәрләр исә, Иран инкыйлап сакчылары башлыгы тарафыннан кире кагылды.

Шул ук вакытта киләсе атналарда Малайзиянең дә Газзәгә ярдәм көймәләрен җибәрәчәге белдерелә.

Әлеге хәбәрләр Израилдә ачуны тагын да арттыра ала. Мәгълүм булганча, Төркия ярдәм көймәләренә булган һөҗүмнән соң, Газзәгә 3 елдан бирле блокаданы дәвам иткән Израилгә басымнар арта.
XS
SM
MD
LG