Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: "Европа Берлегенең карары ялгыш һәм мәгънәсез"


Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Европа Берлегенең (ЕБ) Иранга каршы өстәмә санкцияләр кертү карарын "ялгыш һәм мәгънәсез" дип атады.

14 июньдә Люксембургта ЕБ тышкы эшләр министрлары, БМО иминлек шурасының яңа санкцияләр кертү карарына бер атна узганнан соң Иранга өстәмә чикләүләр кертергә килеште.

Санция карары бу атна ахырында расланыр дип көтелә.

Кичә ЕБ тышкы сәясәт вәкиле Кетрин Эштон Иранның атом арадашчысы Сәет Җәлили белән сөйләшүләрне яңартырга тәкъдим итте.

Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Рамин Мәhманпәрәст: "Эштон берничә фортсатны югалтса да, сөйләшүләрне яңадан башлау тәкъдимен карап чыгарбыз", дип әйтте.

Иран БМОга махсус хат юллап Иминлек шурасының яңа санкцияләр керту турындагы карарына каршы ризасызлык белдерергә җыена.

Тышкы эшләр министры сүзчесе Рамин Мәһманпәрәст, Иранга каршы булган яңа санкцияләрне хуплаган БМО иминлек шурасы илләре вәкелләренә ризасызлык хаты җибәреләчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG