Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң зур алтын тәңкәсe аукционга чыга


Якынча бер миллион доллар кыйммәтендәге алтын тәңкә 25 июньдә Австрия башкаласында сатуга чыга.

Өстендә Патшабикә Элизабет II фигуры төшерелгән тәңкә Венаның иң мәшһүр күргәзмәсендә аукционда сатылачак.

Дөньяның иң зур алтын тәңкәсе буларак Гиннес китабында теркәлгән тәңкәнең икенче ягында исә, Канаданың өч яфраклы символы тора. Алтын тәңкә 100 килограмм авырлыгында, зурлыгы исә 53 сантиметр.

Тәңкә аукционга ул көнге алтын сатыш кыйммәте белән тәкъдим ителәчәк.

Мәгълүм булганча, евро зонада булган икътисади кризистан соң Европада халык алтын белән кызыксына башлады. Кешеләрнең кулларындагы евроны алтынга алыштыруы сәбәпле, соңгы айларда алтын кыйммәте арта бара. Алтын дөньядагы иң ышанычлы берәмлек буларак санала.
XS
SM
MD
LG