Accessibility links

Кайнар хәбәр

Младичның гаиләсе хәрби җитәкчене үлгән дип танытмакчы


Югославия сугышы вакытында Босния сербларының хәрби җитәкчесе булган Ратко Младичның гаиләсе геноцид гаебе белән эзләнгән Младичны канун нигезендә үлгән итеп игълан итү өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Элекке Югославиядә булган сугыш җинаятен тикшерү максатында Һолландиянең Һааг шәһәрендә төзелгән халыкара мәхкәмә Младичның тапшырылуын таләп итә. Озак вакыттан бирле Младич турында хәбәр булмавын әйткән хатыны, аның рәсми яктан үлгән итеп игълан итү өчен адвокат ярдәмендә Белград мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгаттән соң мәгълүмат чараларына аңлатма биргән адвокат Шальйич, Ратко Миладичның исән булуы турында 2003 елдан бирле гаиләсенең бернинди хәбәр алмавын әйтте.

Адвокат гаиләгә зур басымнар булуын белдерде. Кануни яктан бер кешенең үлгән дип таныту өчен ул кешегә кимендә 70 яшь тулырга һәм 5 елдан бирле югалган булуы кирәк.

"Бәлки элекке Югославиядә булган сугыш җинаятьләрен тикшергән мәхкәмә безнең адым белән килешмәс, бу аларның эше. Теләсәләр эзләүне дәвам итәрләр", диде адвокат.

Һааг халыкара сугыш җинаятьләр мәхкәмәсенең Младичны табып тапшыру турындагы басымнарына карата Сербиянең җитди чаралар күрмәве, бу илнең Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләре алдында зур киртә булып тора.

Әгәр Младичның хатыны ирен үлгән дип таныта алса, Младичның шактый югары пенсия акчасын ала һәм милкен теләгәнчә куллана алачак.

1992-95 еллардагы Босния сугышында Босния серблары башлыгы Младич, Сребреницада 8 мең мөселман ир-атны күпләп үтерүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG