Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Әфганстандагы вазгыятьтән канәгать түгел


БМО генерал секретаре Пан Ги Мун, Әфганстандагы иминлекнең яхшырмавын белдерде.

БМО башлыгының 3 айда бер тапкыр БМО иминлек шурасына тапшырган хисабында, Әфганстанда юл кырыена урнаштырылган бомбалар аша кылынган һөҗүмнәрнең былтыр белән чагыштырганда соңгы 4 айда 94 %ка артуы күзәтелә.

Хисапта юл кырыена урнаштырылган бомбалардан кала, атнада 3 тапкыр интихар һөҗүме оештырылуы белдерелә. Әлеге һөҗүмнәрнең яртысы диярлек илнең көньягындагы Пәштун төбәгендә булган.

БМО башлыгының соңгы хисабында шулай ук, Әфганстан җитәкчеләренә каршы юнәлдерелгән һөҗүмнәрнең соңгы 4 айда, былтыр белән чагыштырганда 46 %ка артуы күзәтелә.
XS
SM
MD
LG