Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада президент сайлавы уза


Президент Лех Качинскийне Русиядәге очкыч казасында югалткан Польша халкы, казадан ике ай соң яңа президентны сайлау өчен бүген тавыш бирә.

Президент вазыйфасына 10 намзәт дәгъва итә. Төп көрәш “Граждан платформасы” хакимият партиясе вәкиле Бронислав Коморовский белән “Канун һәм гаделлек” партиясеннән намзәт Ярослав Качинский арасында бара.

"Реч Посполита" газетасы уздырган фикер сорашу нәтиҗәсенә караганда, Европа Берлеге белән күбрәк интеграция булдыру тарафдары Камаровский якынча 42 % тавыш җыйганда, Качинский 31 %лык тавышны алачак дип фаразлана.

Сайлау Казан вакыты белән сәгать 10да тәмамлана. Беренчел нәтиҗәләр шук ук төндә игълан ителер дип көтелә.

Намзәтләр 50 % күпчелек тавыш җыя алмаса, яңадан икенче тур сайлаулар уздырылачак.

Польша президенты Лех Качинский һәм тагын 95 кеше 10 апрель көнне Смоленски янындагы очкыч казасында үлгән иде.
XS
SM
MD
LG