Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Русиягә газ кудыру торбасын яба


Беларус президенты Александр Лукашенко Газпром газ транзиты өчен бурычларын түләгәнчегә кадәр Русия газын Европага кудыруны туктатып торырга кушты.

Моны Лукашенко Минскийда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда белдерде.

Бүгеннән Русия Беларуска көнлек газ җибәрүне 30 процентка киметте.

Элегрәк Минский газ бурычын 2 атнада түләргә әзер булуын белдергән иде. Әмма Русия моны көтәргә теләмичә дүшәмбедән газ җибәрүне 15 процентка киметте.

Газпром да үз чиратында Беларуска газ транзиты өчен бурычы булуын таныды. Әмма Газпром Беларус ягы бурычны түләргә мөмкинлек бирәчәк документларны имзаламый дип моның өчен Минскийны гаепләде.

Лукашенко Газпромга үзара бурычларны бетерергә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG