Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәмер җитештерүчеләре Татарстан хөкүмәтенә зарлана


Русия хәмер җитештерүчеләре Татарстан прокуроры Кафил Әмировка республика хөкүмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Хөкүмәт Татарстанда сатылган хәмернең 95 проценты республиканың үзендә җитештерелгән булырга тиеш дип карар иткән иде.

Бер ай элек монополиягә каршы федераль хезмәт республика хөкүмәтенә һәм республиканың дәүләт хәмер тикшерү хезмәтенә көндәшлек кануннары бозылуны белдереп чаралар күрергә кушты.

Әмма Русия хәмер җитештерүчеләре вәзгыять үзгәрмәде дип зарлана.
XS
SM
MD
LG