Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кыргызстанның көньягында киеренкелек дәвам итә"


Бүген БМО иминлек шурасы Кыргызстандагы сoңгы этник каршылыклар турында фикер алышты.

БМО башлыгы ярдәмчесе Оскар Фернандез-Таранко, Кыргызстанның көньягында киеренкелекнең тәмам басылмавына басым ясады. Таранко ясаган чыгышында, "Ош һәм Җәлалабадта вәзгыять әлегә тынычланган кебек күренсә дә, каршылык хәрәкәте яңадан кабатланырга мөмкин", дип кисәтте.

10 июньдә Кыргызстанның көньяк төбәгендә кабынган этник каршылыктан рәсми мәгълүматларга караганда 264 кеше һәлак булды, 100 меңләгән кеше исә өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG