Accessibility links

Йәмәндә Әл-Каидагә каршы чара бара


Йәмән иминлек көчләре Әл-Каида сугышчылары дип шикләнелгән кораллы төркемнәргә каршы махсус чара вакытында 30лап кешене кулга алды. Аларның тугызы Әл-Каида әгъзаләре булуда гаепләнә, бер сугышчы һәлак булды.

Диңгез буендагы Аден шәһәрендә полиция бинасына һөҗүм иткән сугышчыларны эзләү дәвам итә. Җомгага каршы төндә бер төркем сугышчылар бинага бәреп кереп элек кулга алынганнарны азат итте. Һөҗүмдә 11 кеше, алар арасында 3 хатын-кыз һәм бер малай һәлак булды.
XS
SM
MD
LG