Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” Киевта үз вәкиллеген ачмакчы


“Татнефть” Украина башкаласында үзенең вәкиллеген ачарга ниятли. Бизнес-online язуынча, ширкәтнең җитәкчеләр шурасында шундый карар кылынган.

“Татнефть” инде элегрәк Украина җирлегендә эшләде. 1994 елны Украина һәм Татарстан президенты карары белән Кременчуг берләшмәсе нигезендә, елына 18,6 миллион тонна нефть эшкәртүне күздә тоткан “Укртатнафта” оешмасы төзелде.

2007 елның октябрендә Кременчуг берләшмәсендә җитәкчелек алмаштырылгач, “Татнефть” оешмага чимал кертүне туктатты.
XS
SM
MD
LG