Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның яңа президенты - Отунбаева


Кыргызстанда референдум аша президент вазифаларын үз өстенә алган вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева шимбә көнне ант итте. Шулай итеп Отунбаева Үзәк Азиядә беренче хатын-кыз президенты булды.

27нче июньдә референдум белән кабул ителгән яңа конституциягә кул куйган Отунбаева, Кыргызстан дәүләте һәм халкының тынычлыгы өчен гадел булырга, илнең мәнфәгатьләрен сакларга, кануннарны сакларга һәм демократик максатларны үтәп барырга ант итте.

Этник каршылыктан ике атна соң уздырылган референдум белән Кыргызстан Үзәк Азиядә парламентар демократия системасына күчкән беренче ил булды.

Мәрасимдә чыгыш ясаган Отунбаева, Кыргызстан халкының 5 ел эчендә 2 инкыйлап кичерүен искә төшереп ватандашларны бу үзгәрештән сабак алырга чакырды. Яңа президент, "7нче апрельдә изге ният өчен җаның фида иткән 86 ил каһарманнарын бер кайчан да онытмаячакмын", дип әйтте.

Отунбаева шулай ук июнь башында илнең көньягында кабынган этник каршылыкка да тукталып, низаг вакытында йортларын югалткан халыкны кышка кадәр яңа өй белән тәэмин итәргә вәгъдә итте. Отунбаева, "Үзбәк һәм кыргызлар кардәш халык, бу "Алатау" җирлегендә бергә бердәм яшәү безнең язмышыбыз" дип әйтте.
XS
SM
MD
LG