Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Отунбаева беренче чит ил сәфәрен башлый


Шимбә көнне вазыйфага керешкән Кыргызстан президенты Роза Отунбаева бүген беренче чит ил сәфәрен башлый.

Вакытлы хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Отунбаева Казакъстан башкаласы Астанада Евразия икътисади берлеккә (ЕврАзЭс) кергән ил җитәкчеләре утырышында катнашачак.

Сәфәр барышында шулай ук ил җитәкчеләре белән ике яклы сөйләшүләр дә каралган.

Роза Отунбаева Кыргызстанда 27 июнь көнне узган референдум нәтиҗәсендә 2011 елның азагына кадәр күчеш чорына президент итеп сайланды.
XS
SM
MD
LG