Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлаудан 50 кеше һәлак булды, 100 кеше яраланды


Пакстанның Моһманд төбәгендә булган шартлаудан кимендә 50 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды.

Вакыйга Әфганстанга чиктәш җирдә була. Интиhарчылар бомбаны җирле хөкүмәт идарәсе бинасы тирәсендә шартлата.

Моһманд төбәге Талибан һәм әл-Каидә сугышчылары яшеренгән урыннарның берсе буларак таныла.

Соңгы елларда Пакстан хәрбиләре Моһмандта сугышчыларга каршы көчле хәрби чаралар алып барса да, төбәкне сугышчылардан арындыра алмады.
XS
SM
MD
LG