Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранлы атом белгече Вашингтонда Пакстан илчелегенә сыенды


Пакстан рәсмиләре иранлы атом белгече Шәһам Әмиринең Вашингтондагы Пакстан илчелегенә сыенуы турындагы хәбәрне раслады. 1 елдан берле үзеннән хәбәр алынмаган белгеч турында Тәһран хакимияте, аның АКШ күзләү идарәсе CIА тарафыннан урлануын алга сөрә иде. АКШ бу гаепләүне кире кагып килде.

Атом галиме Шәһам Әмири 12 июльдә илчелеккә мөрәҗәгать иткән булган. Ул Иранга китәргә тели.

2009 елның июнь аенда галимнең хаҗ өчен Согуд Гарәбстанда барган вакытта югалуы турында хәбәрләр чыккан иде.

Иран белән АКШ арасындагы дипломатик бәйләнешләрнең 1979 елда өзелүе белән ике ил арасында илчелекләр эшләми. Шул исәптән Иранның Bашингтонда илчелеге булмау сәбәпле, дипломатик эшләрне Пакстан илчелеге карый.

Әлеге хәбәрдән соң Иран тышкы эшләр министры Манучәр Моттаки Пакстан илчелегенә сыенган атом галимен АКШтан чыгып китүенә рөхсәт ителүен сорады.
XS
SM
MD
LG