Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты вазыйфаларын Рөстәм Хәмитов башкарачак


Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президент вәкаләтләрен вакытыннан алдан тапшыруын хуплаган.

Бу хакта Рәхимовның Медведев белән очрашуында килешенгән.

«Мин сезнең китү турындагы гаризагызны алдым, аны хәл итү турында карар кабул иткәндә берничә сүз әйтәсем килә», дигән Рәхимовка очрашуда Медведев.

Русия президенты Мортаза Рәхимовка Башкортстан президенты булып торган елларда эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдергән, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" беренче дәрәҗә ордены белән бүләкләнде.

ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Дмитрий Медведев Башкортстан президенты вазыйфаларын башкаручы итеп "РусГидро" энергетика компаниясенең идарә әгъзасе Рөстәм Хәмитовны билгеләгән.
XS
SM
MD
LG