Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бердәм Русия» Башкортстан президенты урынына дүрт намзәт тәкъдим итә


«Бердәм Русия» фиркасе Русия президенты Дмитрий Медведевка Башкортстан президенты постына дүрт кандидатура тәкъдим итәчәк. Бу турыда партия җитәкчесе Борис Грызлов хәбәр итә.

«Бердәм Русия» партиясе тукталаган намзәтләр арасында сенатор Рудик Искужин, Уфа шәһәре администрациясе башлыгы Павел Качкаев, Башкортстанның Милли банкы җитәкчесе Рөстәм Мәрданов һәм республика президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов бар.

Кичә Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүен хуплады.
Мортаза Рәхимов Башкортстанда 16 елдан артык президент булып торды.
XS
SM
MD
LG