Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин эше Страсбургка җибәрелде


Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең элекке сүзчесе Ирек Мортазин шикаяте Европа мәхкәмәсенә китте. Мортазинны бер ел да тугыз айга сөрген-колониягә җибәргәннәр иде.

Мәхкәмәнең Мортазинга карата чыгарган карарын киредән шикаять итү белән «Мемориал» халыкара кеше хокукларын яклау җәмгыяте шөгыльләнә.

Алар хәзер Ирек Мортазинның «Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты» китабына психологик-лингвистик экспертиза нәтиҗәләрен көтә.

Экспертиза тәмамлангач, алар Мортазин шикаятен Русиянең Югары мәхкәмәсенә бирәчәк.

Хәзергә Мортазин Мамадыш районында урнашкан колония-сөргендә.
XS
SM
MD
LG