Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия канцлеры Казакъстанда


Германия канцлеры Ангела Меркель үзенең 3 ил буйлап сәфәрен тәмамлап бүген Казакъстанда тукталыш ясады. Русия һәм Кытай җитәкчелеге белән очрашулардан соң Меркель Казакъстан башлыклары белән дә очрашып иминлек, ягулык һәм сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлек турында сөйләшүләр уздыра.

Германия канцлерының президент Нурсолтан Назарбаев һәм премьер-министр Кәрим Массимов белән очрашулары, шулай ук икътисади җыенда катнашуы каралган иде.

Германия белән Казакъстан арасында бүген кырыклап килешүгә кул куелачак, дип көтелә.

Бүген үк Меркель Германиягә кайтып китә.

XS
SM
MD
LG