Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициягә 31 июльдә Триумфаль мәйданга чыгу тыелды


Оппозициягә Мәскәүнең Триумфаль мәйданында җыеннар үткәрү хокукын яклап 31 июльдә урам җыены үткәрү тагын тыелды.

Бу соңгы 2 елда Мәскәү хакимиятенең мондый җыенны инде унынчы мәртәбә тыюы.

Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева әйтүенчә, аңа хакимияттән шылтыратып митингны Болотная яки Тверская мәйданында үткәрергә тәкъдим иткәннәр.

Алексеева оппозиция вәкилләре һәм хокук яклаучылар тыюга карамастан Триумфаль мәйданга чыгачак диде.

Оппозиция 31 көнлек һәр ай ахырында конституциядәге 31-нче матдәне яклап урамга чыга һәм ул милициянең катнашучыларны, оештыручыларны тоткарлавы белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG