Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты Хәмитовны президент итеп раслады


Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның чираттан тыш утырышында депутатлар Рөстәм Хәмитовны республика президенты итеп раслады. Аның өчен 105 депутат тавыш бирде.

Хәмитов шул ук утырышта рус һәм башкорт телләрендә президент анты бирде.

Ул үз өстенә ни кадәр зур вазифа йөкләнгәнлеген аңлавын әйтте.

Хәмитов яңа хөкүмәтнең бу ай ахырына ук төзелү мөмкинлеген белдерде.

Аның әйтүенчә, башкортстанда хакимият төзелеше үзгәртелмәячәк.

20 еллап Башкортстанны җитәкләгәннән соң узган атнада вазифасыннан киткән Мортаза Рәхимов депутатларны Хәмитовка эшендә ярдәм итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG